Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Галим һәм язучы Фоат Галимуллин
15.02.2012, 17:03
     Әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Фоат Галимулла улы Галимуллин 1941 елның 21 мартында Татарстанның Кукмара районы Арпаяз авылында туган. Әтисе Галимулла 1941 елның декабрендә, нәкъ утыз яшендә, Мәскәү янындагы сугышларның; берсендә һәлак була. Әнисе Нурхәят өч баласын тәрбияләп үстерә.
Фоат Галимулла улы башлангыч белемне туган авылында ала. 1955 елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмам льщ. Ике ел «Әсәнбаш» колхозында эшли. Тракторчы ярдәмчесе була, ат җигеп, төрле эшләр башкара.
      Әмма буш вакыты булдымы китап укый. Бәхетенә күрә, күрше авылда китап фонды шактый бай китапханә була. Ул, андагы барлык китапларны укып бетергәч, район үзәгенә барып җитә. Бер үк вакытта авыл яшьләре һәм укытучылары белән концертлар һәм спектакльләр куюда катнаша. Шушы сыйфатларын күреп, аны 1957 елда клуб мөдире итеп билгелиләр. Монда эшләү өчен махсус әзерлек кирәк булуын аңлый һәм Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә.
      1962—1965 елларда армия хезмәтен үтә. Радиомеханик һәм радиотелеграфист белгечлеге ала, радиостанция начальнигы була. Аны, башка эшләрдән азат итеп, подразделениенең комсомол комитеты секретаре итеп сайлыйлар- 1965—1967 елларда ул партиянең Кукмара райкомында һәм мәдәният өлкәсендә эшли. 1967 елда, зур конкурс үтеп, Татарстан Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение комитетының дикторы итеп раслана. Бу хезмәтне 1974 елга кадәр башкара. Бер үк вакытта Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Аны тәмам иткәч, шул ук югары уку йортының татар әдәбияты кафедрасында укытучы итеп калдырыла.
       1980 елда Уфа университетының махсус гыйльми советында филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый. Аңа доцент исеме бирелә. 1977—1986 елларда КДПИның тарих-филология факультетында декан урынбасары, ә 1986—1991 елларда декан булып эшли. Аннан соң татар әдәбияты кафедрасы мөдире итеп сайлана. 1999 елда Казан дәүләт университетының махсус гыйльми советында филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклый, аңа профессор исеме бирелә.
Ф. Г. Галимуллин — биш йөзгә якын фәнни хезмәт авторы. Алар арасында уку-укыту программалары, фәнни-методик әсбаплар, мәктәп дәреслекләре, күп санлы фәнни-теоретик, методик мәкаләләр бар. 1977 елдан башлап ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә актив эшли. «Инешләр Иделгә кушыла», «Офыкларны алдан күреп» исемле китаплары тәнкыйтькә караган мәкаләләрдән тора. Бу өлкәдәге эшчәнлеге өчен ул 1990 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1994 елда исә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы итеп сайлана. Аны кабул итү комиссиясе составына да кертәләр. Бу эшләрдә биш ел эшләгәннән соң, 1999 елда Фоат Галимуллин Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана. 2002 елда Татарстан язучыларының XIV съезды аны кабат шушы иҗади оешманың җитәкчесе итеп сайлый һәм ул 2005 елга хәтле рәислек эшен дәвам итә.
      1999 елда Фоат Галимуллин — Татарстанның халык депутаты, 2004 елда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Аңа 1995 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. 2001 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул — шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге бүләге лауреаты (2005), Халыкара төрки академия академигы (2005).
                                            Төп басма китаплары
Инешләр Иделгә кушыла: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.— 136 б.— 1000.
Офыкларны алдан күреп: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.— 200 б.— 2000.
Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 86 б. Эстетика һәм социологизм: 1920—1930 еллар татар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте.— Казан: «Мәгариф» нәшр.— 1998.— 223 б.— 1000.
Әле без туганчы: 1920—1930 еллар әдәби хәрәкәтенә бер караш.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.— 320 б.— 2000.
Табигыйлеккә хилафлык: XX гасырның 1920—1930 еллар татар әдәбиятының үсеш үзенчәлекләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.— 303 б.— 2000.
                                    Кыскача библиография
АвзаловаМ. Кайда да син үз кеше // Шәһри Казан.— 1995.— 3 февр. ӘхмәтоваЧ. Диктор — ул дәүләт тавышы // Шәһри Казан.— 1996.— 9 февр. Сибат Р. Әдәбият... һәм күсәк // Мәдәни җомга.— 1998.— 13 нояб. Р а х м а н Р. Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә // Мәгърифәт.— 1999.— 11 дек. Сафин Ф. Беренче, әмма саллы нәтиҗәләр // Фән һәм мәктәп.— 1999.— № 2.— 107 б. ГыйльмановГ. Ерак араларны якынайтып // Заман.— 2001.— 23 март. ГыймадиеваЛ. Кече күңелле олы галим // Сабантуй.— 2001.— 23 март.
                               Аның турыңда замандашлары

Өлгергән мәсьәләләрне тиешле әзерлек белән рәсми органнар алдына кую да аның (Язучылар берлегенең.— Ред.) җитәкчелегеннән зур активлык, җитлеккәнлек һәм интеллект сорый. Берлекнең хәзерге рәисе Фоат Галимуллин бу күпкырлы сыйфатларга ия дип саныйм.
Минтимер Шэймиев, Татарстан Республикасы Президенты. 2002
Казан педагогия институты доценты Фоат Галимуллинны Күкчәтау халкы аеруча яратты: Фоатка Ходай матур тавыш биргән — сөйләсә дә, җырласа да. Аны яратып, зурлап, гел «профессор, декан, кафедра мөдире» дип кенә йөртәләр. Ул җырлаганда (бигрәк тә «Казакъ кызы — сөйгәнем»не), зал экстрасенс тәэсиренә килеп кергәндәй була иде. Фоат — бәхетле, чөнки ул талантлы.
Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1991
Фоат Галимуллин объективлыгы ягыннан аерылып тора. Әдәби агымны Фоат Галимуллин колачлап ала һәм, үзе аңлаганча, башкаларга иярмичә, төпле бәя бирә.
Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1993
Алтмышынчы еллар уртасында безгә диктор булып Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган Фоат Галимуллин килде. Аның мәһабәт тавышы безнең тапшыруларга яңа бер күркәмлек өстәде. Хәзер Фоат әфәнде — күренекле галим-әдәбиятчы, педагог. Шулай да безнең радио эшенә бик теләп катнаша. Диктор буларак та, әдәбият белгече буларак та аның тавышын тыңлаучылар еш ишетеп тора.
Госман Әхмәтҗанов, радио режиссеры. 1997 Фоат Галимуллин кайсыдыр ягы белән И. Гази традицияләрен дәвам итә. Искиткеч кешелекле, игътибарлы, тырыш кеше. Рәвеше, үз-үзен тотышы белән дә, рәисебез буларак, әдәбиятыбызны лаеклы рәвештә күрсәтә белә дип исәплим.
Мәдинә Маликова, язучы. 2002
 
                                              Фоат Галимуллин
                                                   Беренче адым
     Һәр кешенең әдәбиятка килүенең үз юлы була. Юллары төрле булса да, әдәбият бер. Алар, бер килгәч, сүз сәнгатенең шул уртак мәйданында мәш киләләр: язалар, бәхәсләшәләр, бер-берен тәнкыйтьлиләр, каләмдәшләренең уңышларына сөенәләр, лаеклы булса, аларга төрле бүләкләр, мактаулы исемнәр алырга ярдәм итешәләр. Болары барысы да... язучы булып танылгач шулай була. Ә аңа кадәр...
Минем әдәбиятны яратуыма, сүз сәнгатенә гашыйк булуыма әбием Сәрбиҗамал сәбәпче булмадымы икән. Ул әниемнең әнисе иде. Укырга кергәнче, ул мине һәрвакыт үзе белән ияртеп йөртте. Сүзгә оста иде. Басуга кузгалак, какы, җиләк җыярга баргач, үләннәр, аларга кунып ялтыраган чык тамчылары, һавадан нокта булып кына күренүче тургайлар турында әллә ниләр сөйләп бетерә иде. Шундый тәмен белеп, сурәтле итеп сөйли, үзең дә сизмәстән аның кебек сөйләшә башлыйсың. Күрше Гөлҗамалттәйләр, Миңсылуттәйләр, Каимә апалар белән очрашса, берсеннән-берсе матур иттереп сөйләшүләрен авызны ачып тыңлап торасың.
    Әби миңа шигырьләр өйрәтә. «Тау башына салынгандыр безнең авыл»ны гел сөйләп йөри. Мин аңа әйтәм: «Тау астына салынгандыр безнең авыл»,— дим. Безнең авыл тау астында бит. Ул елмая.
— Мин кеше язганны әйтәм. Аларныкы тау башындадыр. Авыллар бик күп, улым.
Башлангыч мәктәпне мин үз авылымда тәмамладым. Әби: «Бу— безнең йорт. Колхоз чыккач, аннан мәктәп ясадылар»,— дип әйтә иде.
Әлеге йорт, ягъни мәктәп, ике катлы. Без өске катта укыйбыз. Беркөнне укытучыбыз Ниса апа безгә кызык эш кушты.
— Тәрәзә янына килегез дә күзәтегез. Күзегезгә чалынган берәр нәрсә турында шигырь яисә кечкенә хикәя язып карагыз.
Бер дә алай әлеге биек йортның тәрәзәләреннән нинди дә булса максат белән караганым юк иде. Без — Рафаэль, Шәриф-җан, Миңниса, Марсель, Илгәзияләр — тәрәзәгә капландык. Әнә Пычак тавы, колхозның ат абзарлары, авыл зираты күренә. Шулвакыт мин урамнан үрмәләп үтеп баручы бер кешене күреп алдым. Аның аяклары бөгелеп катып калган, шуңа күрә башкалар кебек аягүрә басып йөри алмый. Без, балалар, бу абыйны яхшы беләбез, аңа кибеттән әйберләрен күтәреп кайтырга да булышабыз.
Менә без урыннарыбызга утырып яза башладык. Мин болай дип язганмын икән:
Кеше кебек үзе болай,
Үзе йөри дүрт аякта.
Аны күргәч, кечкенәләр
Йөгерешәләр як-якка.
Ниса апа, партадан партага күчә-күчә, безнең язганнарны укый. Минем янда озаграк тукталды.
— Андый күңелсез хәл турында язма, икенчерәк күренешләр дә бетмәгән бит,— диде.
Барыбыз да язып бетергәч, берәм-берәм укып чыктык. Ниса апа миңа иң ахырдан укырга кушты:
— Фоат берне язган иде, әмма мин аңа икенче әйбер турында язарга куштым. Яле укы. Нәрсә килеп чыкты икән?
   Мин, тагын нәрсә әйтер икән дип, тыенкы гына укыдым:
Ар мазары үре биек,
Аның артында Кукмара.
Безнең әни арып бетә,
Кукмарага бара-бара.
      Кукмара безгә атлы юлдан ун чакрым. Ар мазары үреннән менеп, басу юлы белән барсаң, алты гына чыга. Әни еш кына, көянтә күтәреп, шунда бәрәңге сатарга бара, аннан бер-ике ипи алып кайта. Кайчакларда кулы буш була. Мин аны зират янына килеп каршы алам. Ипи алып кайткан көнне аның аяк атлаулары ук җиңел була, йөзе кояштай балкый. Миңа бер кыерчыгын куаныч белән суза. Буш кул белән кайтканын үрдән төшкәндә башын түбән иеп атлавыннан ук сизеп алам.
— И бала, бала,— диде Ниса апа.— Эчтәлеге моңсу булса да, шигырь буларак, иң әйбәте синеке.
Шуннан соң мине шагыйрь дип йөртә башладылар. Ал арның ышанычын акларга кирәк бит инде. Мин шигырьләр яза башладым. Аларның «Яшь ленинчы»да, районның «Большевик» газетасында басылып чыгуларын хәтерлим...
Күңелендә әдәбиятка мәхәббәт булмаган, үзе иҗат каләме тотып карамаган кеше тәнкыйтькә дә килә алмыйдыр, мөгаен. Мин үземнең әдәбияттагы урынымны тәнкыйтьтә таптым. Казан дәүләт педагогия институтында укыганда һәм эшләгәндә, әдәбият фәнен нигезләгән Г. Нигъмәти, Г. Сәгъди, Г. Рәхим, М.Мамин, Б.Яфаров, М.Гайнуллин, Х.Госман һәм башкаларның хезмәтләре белән танышу иҗатның шушы өлкәсенә хөрмәт уятты һәм кызыксыну тудырды. К. Нәҗми, Ш. Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов әсәрләрен өйрәнүдән башланган тәнкыйтьчелек эшчәнлегем мине Г.Ахунов, А. Гыйләҗев, Ә.Баянов, Н.Фәттах, Ш.Бикчурин, М. Хәбибуллин, М.Мәһ-диев, М. Маликова, А. Расих, М. Хәсәнов, Р. Кәрами һәм башкаларның иҗатын өйрәнүгә китерде. Баштарак бәяләмәләр, мәкаләләр язылса, аннан каләм үзе юлны монографияләргә китереп чыгарды. Студентларга борынгы, урта гасыр һәм XX йөз әдәбияты буенча лекцияләр уку кызыксыну даирәсен бик нык киңәйтте. Чөнки урта мәктәпләр, югары уку йортлары өчен программа төзүдә һәм дәреслекләр язуда катнашу бик зур фәнни мәктәп һәм тәҗрибә киңлеге икәнен бу өлкәдә каләм тибрәткән кешеләр яхшы белә. Боларның һәммәсе туган халкыбызга, аның рухын баетуга хезмәт итү өчен нигез булып тора. Шушы изге максатларга бару юлында иҗат каләмемнең көчен тою күңелгә ныклык һәм өмет бирә.
                                                                       2004
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Ф.Галимуллин, якташыбыз, галим, язучы
Караулар: 3924 | Загрузок: 0