Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Язучы Мәгъсүм Насыйбуллин
13.02.2012, 17:34
    Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Татарстан АССРның Кукмара районы Байлангар авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан "coң, ике ел Кукмара МТСының трактор отрядында көйләүче булып эшли, аннары бер ел шул ук районның Сазтамак авылы башлангыч мәктәбендә балалар укыта. 1943 елның сентябрендә М. Насыйбуллин Совет Армиясе сафларына алына. Башта ул хәрби аэродромда хезмәт итә, аннан, алты айлык хәрби мәктәпне тәмамлагач, кече командир сыйфатында хәрәкәттәге армиягә җибәрелә. Литва ССРны азат итү һәм Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсберг өчен барган сугышларда катнаша. Армиядә чагында (февраль, 1947) КПСС сафларына керә. 1947 елның июлендә армиядән кайткач, М. Насыйбуллин Сьердловск шәһәрендә икееллык кичке юридик мәктәпне, аннан юридик институтның хокук бүлеген тәмамлый һәм Свердловск өлкәсенең Кировград, Югары Тавда шәһәрләрендә— прокурор ярдәмчесе, шул ук өлкәнең Серов, Богданович һәы Сажино районнарында прокурор булып эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1959 елда ул шулай ук Свердловск педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1962—1970 елларда М. Насыйбуллин башта Казакъстан ССРның Күкчәтау өлкәсе прокуратурасында, соңыннан Башкортстан АССР прокуратурасында бүлек прокуроры вазифаларын башкара. 1970—1981 елларда ул Татарстан республика прокуратурасында эшли.   
     Очеркист буларак, М. Насыйбуллинның исеме матбугатта илленче елларда күренә башлый. Гаделлек сагында торучы милиция, прокуратура, суд хезмәткәрләренең катлаулы эшләрен тасвирлаган күп санлы очерклары һәм китаплары белән ул татар әдәбиятындагы документаль проза жанрына яңа темалар, яңа геройлар алып килде. Аның «Конец опасной тропы» дигән беренче китабы русча 1968 елда, «Юрист язмалары» исемле икенче китабы 1970 елда Башкортстан китап нәшриятында дөнья күрә. Аннан, Казанга күчеп килгәч, бер-бер артлы «Без капчыкта ятмый», «Телсез шаһитлар», «Төнге ату», «Алтын алка», «Яшерен касса», «Йөрәк таш түгел» кебек китап һәм повестьлары басыла. Хокук һәм тикшерү органнарында эшләүче кешеләрнең авыр һәм тынгысыз хезмәт атмосферасын белеп, җентекләп тасвирлау өстенә, ул үзенең әсәрләрендә тормышта очраган җинаять күренешләренең сәбәпләре һәм социаль тамырлары турында да сүз алып бара, социалистик закончалыкны саклауда, теге яки бу шәхесне тәрбияләүдә һәр совет кешесе үзен җаваплы итеп сизәргә тиешлеген искәртә. М. Насыйбуллинның «Алтын алка» һәм «Ярканат» повестьлары милиция тормышына багышланган әсәрләр буенча 1980, 1982 елларда уздырылган республика конкурсында беренче һәм икенче премияләргә лаек булды. Авторның аерым очерк һәм документаль хикәяләре шулай ук «Үрләр дәшә» (1973), «Түбән Кама—яшьлек шәһәре» (1974), «Аек бул, заманга лаек бул» (1974), «Чем живешь, подросток?» (1981), "Әгәр коммунист икәнсең" (1982) һәм башка күмәк җыентыкларда да урын алган.
    М. Насыйбуллин— 1979 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Чыганак:  http://jazucilar.narod.ru/nasibullin_magsum.htm              
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: якташыбыз, язучы, Мэгъсум Насыйбуллин
Караулар: 2400 | Загрузок: 0