Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Язучы Заһид Мәхмүди
15.02.2012, 16:49
      Заһид Мәхмүди (Заһид Борис улы Мәхмүдов) 1960 нчы елның 4 июлендә Татарстанның Кукмара поселогында туа. 1 нче урта мәктәпне, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. !982-1984 нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, кукмара район газетасында әдәби хезмәткәр була. 1988 нче елда Казанга күчкәч, З.Мәхмүди Татарстан китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор, республикабыз радиосында балалар тапшырулары мөхәррире, "Шәһри Казан” газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1993-1998 нче елларда – "Татарстан” журналы, "Татар иле”, "Мәдәни җомга” газеталары хезмәткәре. Соңгы елларда – Татарстан радиосында иҗтимагый-сәяси тапшырулар мөхәррире.
        З.Мәхмүди иҗатта каләмен район газетасында эшләгән чакта ук сыный башлый. Аның беренче хикәяләре, шигырьләре, поэмалары 80 нче елларда ук дөнья күрә. Соңгы елларда ул халык арасында үзенчәлекле повесть-хикәяләре белән танылды. З.Мәхмүди әсәрләрендә укучыны җәлеп иткән төп үзенчәлек шуннан гыйбарәт – язучы маҗара белән сатира-юморның органик берлеген тудыра алган.
        1991-2003 нче елларда язучының Татарстан китап нәшриятында "Профессор Мияугөл”, "Тәмуг чәчәге”, "Ак болыт”, "Әче балан” исемле китаплары дөнья күрде. 2003 нче елныж июлендә З.Мәхмүдинең "Әче балан” дигән романы буенча эшләнгән "Бүре” радиоспектакле республикабызның каләм ияләре арасында үткәрелгән "Бумеранг” бәйгесендә иң яхшылардан саналып, махсус дипломга лаек булды.
         З.Мәхмүди – 1996 нчы елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
 
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: З.Мэхмуди, язучы, якташыз
Караулар: 2165 | Загрузок: 0