Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев
11.03.2012, 14:15
    
      
 
    Мәхмүт Исмәгыйлев – сәйяр рәссам. Бертуктаусыз картиналар иҗат итеп, шуларны гел халыкка манзара кылдырып, кешеләргә матурлык дөньясын бүләк итеп торуда ул.
     Иҗади кайнарлык белән янып, дәртләнеп эшләүче якташ рәссам Кукмара районының Мәмәшир авылында 1950нче елда дөньяга килгән.
    Үзенең хезмәт юлын Киров өлкәсенең Вятка Аланы шәһәре машина төзелеше заводында фрезеровщик булып башлый Мәхмүт Хөсәен улы. Күңеле белән бирелеп эшли, кулы ятып тора – егет мактаулы була. Почет-дәрәҗә дә озак көттерми – аны шәһәр Советы депутаты, профсоюзларның өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар, 1977 елда Почет Билгесе ордены белән бүләкләнә. Тынгысыз яшьлек анны Яр Чаллыга алып килә. Ремонт-инструменталь заводта пресс-формалар цехында эшли башлап, заводныж ОТК җитәкчесе – сыйфат буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
      Мәхмүт Исмәгыйлев иҗат эше белән 40 яше тулганнан соң гына шөгыльләнә башлый. Беренче күргәзмәсен 1993 нче елда оештыра. Шул вакыттан алып, рәссам сиксәннән артык күргәзмәләрдәдә катнаша, кырыктан артык үзенең шәхси күргәзмәләрен оештыра. Рәссам төрле жанрларда да уңышлы эшли. Ул - искиткеч матур пейзаж һәм натюрмортлар, гаҗәеп тематик картиналар, шәмаилләр, тирән мәгънәле графика, серле абстракция остасы да. Моннан тыш әле ул шигырьләр һәм җырлар да яза.
     2010 нчы елда ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: якташыбыз, рэссам, М.Исмэгыйлов
Караулар: 2098 | Загрузок: 0