Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Раил Мәүлет улы Гатауллин
04.11.2012, 17:45
                                                           
                 

Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры.

Тәрҗемәи хәле:

Гатауллин Раил Мәүлет улы 1977 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Кукмара районының Мәмәшир авылында туган.

Әтисе – Гатауллин Мәүлет Хәкимулла улы, күп еллар дәвамында авылның баш агрономы булып эшли, башка җитәкче постларны били, 1996 елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган агрономы" мактаулы исеме бирелә. Бүгенге көндә – пенсионер, II группа инвалид, авылның инвалидлар җәмгыятен җитәкли.
Әнисе – Гатауллина Мәдинә Әгъләчтин кызы, үз гомерен башлангыч белем бирүгә багышлый, бүгенге көндә пенсиядә, III группа инвалид.

1994 елда Мәмәшир урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Унбер ел мәктәптә уку дәверендә, еш кына олимпиадаларда катнашып, район күләмендә призлы урыннар яулый, республика дәрәҗәсендә район данын яклый.

1994-1999 елларда Казан дәүләт педагогика университетында “Татар мәктәпләрендә физика һәм информатика укытучысы” белгечлеге буенча югары белем ала, үз төркемендә староста вазифасын үти, факультетның спорт (шахмат, волейбол) командаларын оештыруда зур өлеш кертә, шигырь язучыларны үзе янына җыеп факультетның шигырь язучылар төркемен оештыра. Физика, математика һәм информатика укыту практикасын Казан шәһәренең икенче һәм бишенче гимназияләрендә уза.

1999 елда университетны уңышлы тәмамлап туган авылына эшкә кайта. Физика, информатика, астрономия, математика, алгебра, геометрия, сызым фәннәрен укыта, чыгарылыш классын җитәкли, VII-XI сыйныф укучылары өчен физика һәм шигърият түгәрәген оештыра.

2000 елда Казан дәүләт педагогика университетының көндезге бүлегенә аспирантурага укырга керә, башта ассистент, аннары өлкән укытучы сыйфатында информатика һәм программалау буенча студентларга югары белем бирә. Информатикадан чыгарылган методик әсбаплары белән 2003 елда университетның яшь галимнәре хезмәтләре арасында беренчелекне ала.

Шул ук елны Казан шәһәре Авиатөзелеш районында урнашкан 5 нче татар гимназиясендә укыта башлый, физика, информатика, астрономия, математика, алгебра, геометрия фәннәрен укытудан тыш педагог-оештыручы вазифасын башкара, гимназиянең "Нур" яшүсмерләр оешмасын җитәкли, гимназия газетасын чыгаруны җайга сала, гимназиянең төрле чараларын оештыра һәм алып бара.

2004-2005 елларда Авиатөзелеш районының район мәгариф бүлегендә физика, астрономия һәм математика фәннәрен укыту юнәлешендә методист вазифасында район укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли, Авиатөзелеш районында Казан буенча иң беренче булып мәктәпләрне 100% интернетлы итә.

2005 елның яз аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифне мәгълүматлаштыру бүлеген җитәкләргә чакырыла, бер ел дәвамында диярлек республиканың мәгълүматлаштыру юнәлешен җитәкли, мәктәпләргә интернет кертү, мәгълүмати технологияләр буенча укытучыларның белемнәрен күтәрү, мәктәпләрне һәм мәктәп китапханәләрен компьютерлар һәм заманча технологияләр белән тәэмин итү юнәлешендә эшләрне җитәкли.

2006 елда Казан дәүләт педагогика университетына кире кайта, мәгълүматлаштыру һәм укыту процессын автоматлаштыру юнәлешендә эш алып бара башлый, төрле IT-бүлекләрне (2006-2009 еллар), соңрак Мәгълүматлаштыру һәм белем бирү сыйфаты менеджменты үзәген (2009-2010 еллар) җитәкли.

2007 елда “Белем.ру” интернет-порталын (http://belem.ru) оештырып җибәрә, шул ук исемдәге оешмага нигез сала һәм җитәкли. “Белем.ру” оешмасы бүгенге көндә дә татар интернетын, татар мәгълүмати технологияләрен формалаштыру, интернет челтәрендә татар мәгарифен үстерү һәм ныгыту юнәлешендә актив эш алып бара.

2013 елда "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенә нигез сала һәм аны җитәкли, интернет челтәренең татар сегментын ныгыту өстендә эш алып бара башлый.

Хезмәтләре һәм иҗтимагый эшчәнлеге:

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы грифы белән чыгарылган “Информатика” уку-укыту әсбабы авторы, башка күп кенә информатика дәреслекләре һәм уку әсбаблары авторы, редакторы һәм тәрҗемәчесе.

2007 елдан башлап “Яшь программист” (“Юный программист”) республика бәйгесенең интернет-сайтлар номинациясендә жюри әгъзасы.

2008 елдан башлап – Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы оештырган “Иң яхшы мәктәп сайтлары” республикакүләм бәйгесенең жюри рәисе.

2009 елдан башлап Рунет премиясе (http://premiaruneta.ru) жюри әгъзасы.

2010 елда “Белем җәүһәрләре” (http://konkurs.belem.ru) Бөтендөнья файдалы интернет-сайтлар бәйгесенә нигез салучы һәм аның оештыру комитеты рәисе.

2011-2012 елларда “Татнет йолдызлары” (http://tatar.su) Бөтендөнья интернет-сайтлар бәйгесен оештыру комитеты рәисе.

2011 елдан башлап Казахстанның “AWARD” интернет-премиясе бәйгесенең жюри әгъзасы.

Мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" татар социаль челтәре идеясенең төп авторы, 2012 елдан башлап рәсми рәвештә "Татар иле" проектының (http://tatarile.org) җитәкчесе.

ВКонтакте һәм Facebook социаль челтәрләрен татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеменең актив әгъзасы, күп кенә интернет-проектлар авторы (Рунет портфолиосы: http://rocid.ru/30998).

Бүләкләр:

Гатауллин Раил Мәүлет улы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, күп кенә Россия һәм Татарстан оешмаларының рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2013 елда Муса Җәлил премиясенә тәкъдим ителде.

Һәвәслек һәм кызыксынулар:

Шигърият, программалау, психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, чаңгыда шуу, биатлон.

 
 

Belem.ru

 
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: шагыйрь, Кукмара, Мәмәшир, Раил Гатауллин, күренекле якташ
Караулар: 2175 | Загрузок: 0