Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Шагыйрь Әхмәт Юныс
14.02.2012, 20:57
     1916 нчы елның 15 нче октябрендә Кукмара районының Әсән-Елга авылында урта хәлле крестьян Юныс ага гаиләсендә Әхмәт исемле бала дөньяга килә. Аның әтисе һөнәрле, хезмәт сөючән кеше булган. Биш баласын ач-ялангач итмәс өчен, Юныс абзыйга чабатаны көнгә әллә ничә пар үрергә туры килгән.
    1931 нче елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әхмәт Каенсар авылына эшкә китә. Башта мәктәптә укытучы, аннан директор вазифаларын башкара. Бу урында 1935 нче елга кадәр эшли.
     1935 нче елдан Каенсардан Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәренә киткәч тә укытучылык эшен дәвам итә. 1936-1937 нче елларда "Үзәк” шахтасында пропагандист була. 1937 нче елда Казанга кайта. Монда аның "Гүзәл яшьлек” исемле беренче җыентыгы дөнья күрә.
       Казанга килгәч, Ә.Юныс Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакторы, "Совет Татарстаны” һәм "Яшь сталинчы” газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗаты гөрләп торган вакытта сугыш башлана һәм ул ак финнарга каршы сугышта катнаша.
      1942 нче елдан Ә.Юныс Бөек Ватан сугышына китә. "Ватан намусы өчен” исемле фронт газетасы редакциясендә эшли. Җиңү язын шатлык белән каршы ала, үзенең "Азат итүче солдат” шигырен яза.
       Сугыштан соң шагыйрь КДУның тарих-филологиясе факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, "Яшь сталинчы” газетасы редакциясендә эшли. 1951-1954 нче елларда "Пионер”(хәзерге "Ялкын”) журналының җаваплы сәркатибе була. 1957-1958 нче елларда – Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире.
      Шагыйрьнең кайсы гына шигырен алсак та, андагы төп геройлар – гади хезмәт кешеләре, колхозчы крестьяннар. Ул һәр намуслы кешенең үз бәхетен хезмәттә, туган җирдә табуын сурәтли.
      Шагыйрь 1939 нчы елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы була. Әхмәт Юнысның дистәгә якын шигырь җыентыгы булуы мәгълүм. Ул үзен оста тәрҗемәче итеп тә таныта: К.Чуковский, С.Маршак, А.Барто әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.
       Ә.Юныс озакка сузылган каты авырудан соң, 1976 нчы елның июлендә Казанда вафат була.
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: якташыбыз, шагыйрь, Эхмэт Юныс
Караулар: 2127 | Загрузок: 0