Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Галимә, шагыйрә Рифә Рахман
15.02.2012, 17:39
     Рифә Рахман (Рифә Фәтхрахман кызы Харрасова (Сабирҗанова) 1962 елның 18 сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Рифә, укырга кергәнче үк, әти-әнисеннән шактый белем ала, шигырьләр яза, рәсемнәр ясый.
     Рифә Рахманның, түбән сыйныфларда укыганда, вакытлы матбугатта беренче язмалары күренә башлый, җитмешенче елларда ул, «Ялкын», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») уздырган конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Бу чорда Кукмара район газетасы тирәсендә оешкан «Салават күпере» исемле яшь иҗатчылар түгәрәгенә йөри.
     Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рифә Арча педагогия училищесында укый, татар әдәби мохитенә тагын да якыная, вакытлы матбугатта ешрак басыла һәм әдәби җәмәгатьчелектә шактый танылып та өлгерә. Арча педучилищесы Казан дәүләт университетның филология факультетына юллама бирә. Аны тәмамлаганнан соң, татар әдәбияты кафедрасына аспирантурага калдырыла.
    Рифә Рахманның тәүге «Шук алма, моңсу алма» дип исемләнгән китабын (1995) әдәби җәмәгатьчелек бик җылы каршы ала. Шагыйрәнең «Төнге кояш» җыентыгы да «Ел китабы — 1999» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була. Болардан тыш аның «Күзләрең төймәләнсә», «Көзге төн күбәләге», «Керфекле тәрәзәләр», «Мине генә уйла!», «Коела йолдыз» һ.б. китаплары бар.
    Язучының чәчмә мирасы да бай. Аның прозасы тормышны табигый тасвирлау, көтелмәгән сюжетлар, үзенчәлекле чишелешкә ия конфликтлар һәм шәхесара мөнәсәбәтләр тарихы белән истә кала. Тәүге җыентыгы булган «Айлы күлдәвекләр» (2006) үз чоры укучысының яраткан китабына әверелә.
   Язучы драматургия өлкәсендә дә эзләнә. Хәзергә кадәр иҗат ителгән пьесалары арасыннан «Сайласаң, санламасаң да...» драмасын заманның актуаль проблемаларын яктырткан һәм эчке конфликт алгы планга чыгарылган үзенчәлекле әсәр буларак билгеләргә мөмкин.
Р.Рахман әдәби эшчәнлеген фәнни-методик хезмәтләр язу белән янәшә алып бара. Ул 2002 елда «Гаяз Исхакыйның башлангыч чор прозасы әдәби бәйләнешләр җирлегендә (1895-1905)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Туксанынчы еллардан бирле Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында әдәбият һәм әдәбият белеменең төрле тармакларына караган фәннәрдән белем бирә, яшь тәнкыйтьчеләр һәм әдәби мөхәррирләр әзерләүгә күп көч куя. Татар язу-чыларының әдәби мирасына таянып, яшьләрне камил иҗат итүгә өйрәтүне күчдә тоткан «Әдәби тәнкыйть буенча практикум», «Әдәби тәнкыйть теориясе», «Иҗат лабораториясе», «Әдәби редакцияләү», «Текст теориясе» программалары төзи, шул юнәлештә берничә китап чыгара.
      Рифә Рахман татар укучысына журналист буларак та билгеле. Бигрәк то «Мәгърифәт» газетасында эшләү елларында тормышыбызның һәр ипкосенә караган проблемалы мәкаләләр бастыра. Шулай да әлеге язмалар аны беренче чиратта милли әхлакның асыл сыйфатларын саклау, яшь пуынны тәрбияләү, әдәбиятыбызның үсеш-үзгәреше, әдәби тәнкыйть торышы мәсьәләләре борчуын күрсәтә.
    Шагыйрә 2008 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
Р.Рахман — 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
 
                                    ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Шук алма, моңсу алма: шигырьләр. — Казан: Таң-Заря, 1995. — 76 б. — 2000 д.
Күзләрең төймәләнсә: шигырьләр. — Казан: Таң-Заря, 1995. — 152 б. — 1000 д.
Көзге төн күбәләге: шигырьләр. — Казан: Дело, 1996. — 127 б. — 1000 д.
Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник. — Казан: Хәтер, 1997. — 32 б. — 5000 д.
Төнге кояш: шигырьләр / кереш сүз авт. Зөлфәт. — Казан: Мәгариф, 1999. — 1596. —2000 д.
Татар телендә 100 сочинение. — Казан: Раннур, 2001. — 193 б. — 50000 д.
Керфекле тәрәзәләр: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 1916. — 2000 д.
Коела йолдыз: шигырьләр. — Казан: ГАРТ, 2002. — 152 б. — 1000 д.
Әдәби бәйләнешләр яктылыгында. — Казан: ГАРТ, 2002. — 261 б. — 3000 д.
һәр сыйныфта — сочинение. — Казан: Раннур, 2003. — 176 б. — 20000 д.
Болытка ятып йокласаң: шигырьләр. — Казан: Отечество, 2003. — 160 б. — 1000 д.
Мине генә уйла: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Әхмәтҗанов. — Казан: Мәгариф, 2003.— 1276.—1000 д.
Сиңа! — Казан: Мәгариф, 2003. — 160 б. — 1000 д.
Иҗат лабораториясе: язучы иҗатының гомуми кануннары. — 1 кисәк. — Казан: ГАРТ, 2004. — 1366. — 400 д.
Иҗат лабораториясе: поэтик иҗат. — 2 кисәк. — Казан: Казан дәүл. ун-ты, 2004. — 228 б. — 500 д.
Дәреслектәге темалар һәм биремнәр буенча сочинениеләр. — Казан: Раннур, 2004. — 208 б. — 50000 д.
Айлы күлдәвекләр: хикәяләр, кыйсса. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. —190 б. — 2000 д.
Югары сыйныфлар өчен иншалар һәм фәнни эш үрнәкләре. — Казан: Раннур, 2008. —2366. —50000 д.
                                                 ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Зөлфәт. «Язмыштан узмыш юк» // Сөембикә. — 1992. — № 6. — 15-16 б.
Әхмәтҗан?. Алманың да ниндие // Шәһри Казан. — 1995. — 7 июль.
ҖиһаншинаЗ. Якташ язучылар иҗатында фольклор элементлары // Татар халык иҗаты: фәнни эзләнүләр һәм фольклор үрнәкләре. — Казан: Фолиант, 2006. — 137-1426.
Б ә ш и р Ф. Сагышлы гомер кайтавазы // Мәдәни җомга. — 2007. — 9 февр. МинһаҗеваЛ. Шигъриятебездә Истанбул образы // Казан утлары. — 2008. — №11. — 140-1626. © Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 
 Сагынуны өздем, җепкә тездем 
                       Мәсәл
Карт балык камыш сабакларын
Кимереп, күлдән качмак, имеш.
Шәп-шәрә бака кызын кочып,
Кызынып комлы ярда ятмак, имеш.
Ә күлнең күзе төшкән, ди, балыкка,
Әйләндергән бит итәген сазлыкка.
Ясаганнар бакалар шул тамаша:
Балыкның хәзер күзләре камаша.
Ул инде күптән сәләтен югалткан,
Алай да сайлау өчен юлын тапкан.
Сикергән ботлач кызның там алдына:
Бакага тамак ялгарга җай гына!
Корсакта кычкыра мәгъшук: батам,
Шул минем атамнан килгән хатам:
Ышанам кызыйларның кайсына да.
Чыгарса, күлнең кочагында ятам!
Син дә шул, дустым, булма балык кебек,
Яшәвең яхшы шакшы күлдә йөзеп.
Кондызын, бөҗәк-мөҗәген ашатып,
Бәлки, ул – сине әл дә иткән терек.
Бәлки, ул – сиңа күкләр язган куыш,
Бәлки, ул сине хуҗа ясар хәят?!
Сөймәсәң, итче сабыр, хәятыңны
Сайлауга ит туклыгыңны төп сәбәп.
                     ***
Пар булудан туктый кушылган яр.
Сез икегез – ике ярмы соң?
Бер суларга карап яши ярлар,
Гомер шулай кичкән ярмы соң?
Минут, сәгать, ай һәм дистә еллар
Арагыздан гына актымы?
Елга өсләрендә күбеклеме,
Офык өсләрендә яктымы?
Тамаклары гомер елгагызның
Тараямы, әллә киңәя?
Гомер акмый гел бер төсле генә:
Якыная ярлар, ерагая...
Пар булудан туктый кушылган яр,
Елга акмаса да, яр бетә.
Гомер елгалары шундый уклар:
Капма-каршыларны яр итә!
 
         Җилдән туган
Куркабыз без ялгыш туган хыяллардан,
Күңелгә яз килер төсле, куркабыз без:
Тел очында торса тәме алмасының
Мәхәббәтнең, сүзебезне йотабыз без.
Саклыйбыз без җаныбызда сабый хисне –
Ул үсәр дә, хыял бүртер кебек артык.
Куркабыз без ялгыш туган һәр нәрсәдән,
Әйтерсең лә, хәтта хисне җилдән таптык.
             ***
Үлчәнмәгән әле киләчәктә
Сине сагыначак көннәрем.
Мин бүгенгем белән генә яшим.
Һәрбер көнем – Ходай бүләге.
Синле көнне миңа бүләк иткән
Яңа елда, бәлки, бу – билге.
Сагындырма мине бүгеннән үк:
Хәлне белгән булып кил инде.
Син башлатма әле киләчәктә
Сагыначак көннең саннарын.
Күңелемә Ходай үзе бирер
Югалтачак көннең фаразын.
 
             Көндәш
Аш бүлмәмдә очып йөргән чебен
Килеп кунды костюм итәгеңә.
Котым очкан иде төшмәсен дип
Тәлинкәгә: шулпа-иткә генә.
Чебенләгән моның бәрәңгесе,
Чебенләгән икән суганнары,
Дип орышма мине – аралармын,
Җанда тынгач гыйшык бураннары.
Табынымда кунак артты минем:
Нидер чүпли чебен, нидер өзә.
Костюмыңда ул да нидер тапты:
Ияреп үк китәр өегезгә.
Яңа пешкән аштан майлы шулпа,
Яңа суйган сарыктан шәп калҗа,
Авыл сыерының сөтле җәен
 Бүлеп бирсәм була иде аңа.
Синнән дә бит аны кызганмыйм мин!
Ә бу чебен – минем йортта үскән,
 Минем йортта тапкан бишекләрен,
 Бәрәңгемдә тәмле Йокы бүскән.
Өлгер дә соң, җитез дә соң үзе:
Утырган ул костюм итәгеңә,
Иң зур көндәш шулдыр шушы чакта:
Исергән ул синең исләреңә.
Ирек куйсаң әтрәк әләмнәргә,
Эзли генә кунак костюмнарны!
Пешерергә куям бәрәңгене,
Чүплеккә ук ташлыйм суганнарны!
               ***
Сөюнең бар башы:
Бар кайнар көннәре,
 Бар төне – юксынып
Чылаткан мендәрне.
Сөюнең бар чиге:
Бар яшәү, бар үлем.
Сөюнең кай төше –
Елмайган бу көнем?
Күңелне тутырган
Уртасы мәллә ул?
Танышкан көнемнән
 Гел минем гамьдә ул.
Сөюнең бар башы,
Сөюнең бар чиге.
Турый ул кисәкләп
Бербөтен гомерне.
               ***
Сагынуны өздем, җепкә тездем,
Өзмәсәңче җепне арадагы.
Күңел калды челтәр-челтәр булып.
Бизәкләре – сагыну яралары.
Килсәң икән, җепне җыя-җыя,
Киләп алган кебек кулыңа.
Сагынуны өздем, җепкә тездем,
Арабызда бары шул гына.
Һәрбер көнем аерым сагыш кебек,
Кечесе бар аның, зурлары.
 Күңлем челтәреннән кара һәм күр,
Арабызда – сагыну юллары.
 
          Сөендерсәм
Шигырьләрем белән еламсытып,
Йомшак сүзем белән юатсам –
Җитә миңа – ишегемә кадәр
Ягымлы күз белән озатсам.
Куандыра алсам, сөендерә –
Күкне төссез күргән көнеңдә –
Чәчәкләрне төссез, кешеләрне,
Нинди тоелалар бу көндә?
Әгәр инде мин ялгышам икән
Синең хистә, синең хыялда,
Зинһар өчен, миңа чын дөресен
 Вакытында җиткер, оялма.
Язма, диген, миңа җырсыз рәхәт,
Шигырьсез дә яшим бик әйбәт,
Синең минем хакта ишеткәнең –
Дошманнарым чәчкән бер гайбәт.
Мин бәхетле, диген, күлмәкләрем
Ефәкләрдән, диген, атластан.
Кыш ягарлык утын хәзерләдем,
Ит тозладым, диген, лапаста.
Өем бөтен, улым аек, диген,
Нәрсә кирәк миндәй кешегә...
Шулай дисәң, синең хакта уйның
Шигыремә кермәс берсе дә.
 
           Көлүем сәбәбе
Андый көчләр сиңа бирелгәнме,
Андый сәләт синдә бармы соң?
Мин бит көлеп торган кебек кенә...
Син – сөйдерә алыр ярмы соң?
Алырсыңмы мине яраттыра,
Алырсыңмы кулга төшерә?
Мин бит көлеп карап торган булам
Әле сөймәгән дә кешегә.
Әле күзем төшкән генә чакта,
 Әле хисем йокы бүскәндә,
Әле син һич минем кермәгәндә
Ярым уяу күргән төшләргә.
Матур сүзләр белән генә эртеп,
Алырсыңмы мине караттыра?
Ә хәзергә сиңа көлгән булам.
Бу этапта көлү ярап тора.
 
                Яз миңа
Яз син миңа хатлар, иренсәң дә,
Каләмнәр ал, кипсә карасы.
Килми сиңа СМСка булып
Я Интернет аша барасы.
Миңа язар җайлар бирәчәк ул:
Куш син миңа җавап салырга.
Хатларыңда мине сагынган бул,
Әйтеп бетермә син барын да.
Җавап хатларында киткән сүзне
Әйтә алмам килгәч я күргәч.
Язып кына ачу җанны җиңел,
Аңларсың син миңа төшенгәч.
 
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: якташыбыз, Р.Рахман, шагыйрь
Караулар: 3731 | Загрузок: 0