Баш бит » Язмалар » Танылган татарлар » Галимнәр

Мансур Хәсән улы Хәсәнов
                                                                            
                      (1930-2010)
   Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм җәмәгать-дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсән улы Хәсәнов 1930 елның 25 июнендә Татарстан АССРның хәзерге Зәй районы Бигеш авылында крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык мәктәпне һәм 1948 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, туган якларында ике ел уку йорты мөдире булып эшли. 1950—1955 елларда ул — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген югары дәрәҗәле диплом белән тәмамлагач, М Хәсәновны әдәбият кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар.
    Аспирантураны бетергәч, «Татарстан яшьләре» газетасының редакторы, университетта ассистент, тарих-филология факультеты деканы урынбасары хезмәтендә була. 1961 елның маенда М. Хәсәнов КЛССның Татарстан өлкә комитеты аппаратына эшкә күчерелә һәм 1971 елның маена кадәр анда лектор, культура бүлеге мөдире, идеология бүлеге мөдире урынбасары һәм җиде ел буе фән пәм уку йортлары бүлеге мөдире вазифаларын башкара.
    1971—1983 елларда М. Хәсәнов — Татарстан Министрлар Советы Председателе урынбасары хезмәтендә, ә 1984 елның январенда Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары итеп раслана. Ул —1966 елдан бирле КПССның Татарстан өлкә комитеты члены, алтынчы — унберенче чакырылыш Татарстан АССР Верховный Советы депутаты. 1961 елда М. Хәсәнов кандидатлык, ә 1971 елда, докторлык диссертациясен яклый, 1974 елда профессор исемен ала.
    Партия-дәүләт аппаратындагы җитәкчелек һәм күптөрле җәмәгать вазифаларын М. Хәсәнов әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге иҗади, эшләре белән бергә бәйләп бара. Ул — татар әдәбияты тарихына, татар иҗтимагый фикере үсеше һәм культурасы тарихына караган фәнни-теоретик. хезмәтләр, монографияләр һәм бүгенге әдәби процессның җитди проблемаларына багышланган тәнкыйть мәкаләләре авторы. Аеруча ул татар әдәбияты классигы, язучы-революционер, җәмәгать эшлеклесе Г. Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә күп көч куйды, бу олы язучы турында татар һәм рус телләрендә бай фактик материалга нигезләнгән, аның иҗат эволюциясен һәрьяклап анализлаган күләмле монографияләрен язды, әдипнең сигез томлык сайланма әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү эшенә җитәкчелек итте.
     Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирханга, болгар-татар әдәбиятына нигез салучы Кол Галигә багышланган мәкаләләре — иҗат портретларында да автор бу әдипләрнең иҗатын, татар культурасы һәм әдәбияты тарихында тоткан урыннарын бүгенге фәнни методологик, югарылыкта, төпле, бай дәлилләр системасы нигезендә анализлый, аларның хәзерге татар һәм тугандаш халыклар культурасына ясаган уңай йогынтысын ачып бирә.
    М. Хәсәновның бер төркем мәкаләләре («Сәнгать, халык, коммунизм», 1961; «Интернационализм һәм новаторлык юлыннан», 1963; «Социалистик реализм формалашуының ка'йбер \мәсьәләләре», 1967; «Ленин тәгълиматы һәм татар иҗтимагый фикер тарихын өйрәнү», 1970; «Интернационализмның җанлы традицияләре», 1973; «Хәрәкәттәге социалистик реализм», 1978 һ. б.) әдәбият-сәнгатьнең гомумтеоретик проблемаларына багышланган. Аларда татар иҗтимагый фикер тарихын, әдәбиятын, сәнгатен ленинизм тәгълиматы яктылыгында өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре, бурычлары кузгатыла, татар-әдәбияты мисалында иҗат методларының, аерым алганда, социалистик реализм методының формалашуы, төп этаплары, тенденцияләре тикшерелә, әдәбият-сәнгатьнең идеялелеге; партиялелеге, гуманизмы, интернационализмы, халыкчанлыгы кебек мөһим хасиятләре анализлана.
  М. Хәсәновның әдәби-тәнкыйть мәкаләләре 1980 елда Татарстан китап: нәшриятында аерым китап булып басылып чыкты («Интернационализмның, җанлы традицияләре»).
  М. Хәсәнов — урта мәктәпнең тугызынчы классы өчен татар әдәбияты буенча дәреслек авторларыннан берсе.
  М. Хәсәнов Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы һәм «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнде.
  Ул—1951 елдан КПСС, 1976 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Категория: Галимнәр | Өстәде: Ләйсән (12.09.2012)
Караулар: 2841 | Теглар: М.Хәсәнов, язучы, галим, академик | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Теркәлү | Керү ]